1

Тема: Саратов өлкәсендә һәлакәттә 6 кешенең гомере өзелгән

Кара-каршы бәрелешкән машинадагы кешеләрнең барысы да үлгән.

Саратов – Түбән Новгород трассасында алты кешенең гомерен өзгән юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Бу хакта өлкәнең Эчке эшләр министрлыгы баш идарәсенә сылтама белән "Российская газета" хәбәр итә.

Саратов өлкәсендә һәлакәттә 6 кешенең гомере өзелгән

Бул маселе боюнча тасма үчүн:

2

Re: Саратов өлкәсендә һәлакәттә 6 кешенең гомере өзелгән

Саратов өлкәсендә һәлакәттә 6 кешенең гомере өзелгән

Дүшәмбе иртәсендә килеп чыккан һәлакәттә ике машина кара-каршы бәрелешкән. Беренчел фаразлар буенча, Мәскәү өлкәсендә теркәлгән Kia Rio машинасы каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм Самара өлкәсеннән булган Nissan Almera белән бәрелешкән. Беренче машинада – 5, икенчесендә йөртүче генә булган: барысы да урында ук һәлак булган.

Машинада балалар булу-булмавы хакында әлегә хәбәр ителми.